– Быелгы уку елында безнең спорт мәктәбендә 1200дән артык бала өстәмә гомуми белем бирү программалары һәм спортның 15 төренә әзерлек программасы буенча белем ала.
Республика Башлыгы Указы белән без дә, барлык мәгариф учреждениеләре кебек, 9 ноябрьдән дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, электрон укытуга күчкән идек. Тренерлар спорт мәктәбе укучылары белән социаль челтәрләр буенча онлайн дәресләр алып бардылар, ә тренировкаларның бер өлеше спорт-савыктыру комплексыннан алып барылды, – диде ул.
Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте нигезендә, һөнәри әзерлек программаларын һәм спорт әзерлеге программаларын үзләштерүче укучыларны 23 ноябрьдә мәктәптә укыта башладык. Гомуми белем бирү оешмаларының барлык укучылары да 7 декабрьдә мәктәптә укый башлагач, «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында гына түгел, ә мәктәпләрдә гомуми үсеш программаларын үзләштерүче балаларны да укыту башланды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1 сентябрьдән өстәмә белем бирү учреждениеләренә карата куелган барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә. Спорт-савыктыру комплексына кергәндә балаларның тән температурасы үлчәнә, куллар антисептик белән эшкәртелә, керү һәм чыгу юллары да аерым. Бина эчендә социаль дистанцияне үтәргә өндәүче билгеләр сызылган, шул исәптән өстәмә дүрт киенү-чишенү бүлмәсе булдырылган. Мәктәп өчен мәҗбүри шарт – төркемнәрдә балалар саны 15 кешедән артмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Сергей Иванович.
Аның сүзләренә караганда, «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында балаларга битлек кию мәҗбүри түгел, ә биредә эшләүче хезмәткәрләр аны спорт залларыннан (бассейннан, тренажер һәм фитнес заллардан) чыккач киеп йөрергә тиеш. Спорт мәктәбенә йөрүчеләр өчен «Чишмә» комплексының эш режимы элеккечә кала: 8дән 20 сәгатькә кадәр, ә бирегә килүче халыкка түләүле спорт залларга йөрү вакыты берникадәр үзгәрде. Бассейн дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрдә 13.00-22.00, ә чәршәмбе 7.00-22.00гә кадәр эшли. Тренажерлар залы дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00-22.00, спорт залы эш көннәрендә төнге сәгать 11гә кадәр ачык. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә спорт-савыктыру комплексы 9.00-21.00 сәгатькә кадәр эшли. Бу коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле түләүле физкультура-спорт белән шөгыльләнүчеләр кимүгә бәйле.
– Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел район башлыгы Ришат Мансуров күрсәтмәсе буенча шугалакны спорт комплексы бинасы янында түгел, ә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ясадык. Ул бик зур булды. Поселок халкының күңеленә хуш килде. Ә төнлә биредә көндезге кебек яп-якты булу һәм Мәдәният сарае бинасыннан көй-моң агылу шугалакка тагын да ямь өстәп җибәрә. «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында урнашкан спорт мәктәбе район халкын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен тимераяклар һәм чаңгыларны прокатка бирүне оештырды. Ул көн саен графикка ярашлы эшләячәк. Әйткәндәй, боларның барысы да кадерле якташларыбызга шатлык китерү өчен эшләнә, – диде Сергей Балуев.
Район гәзите редакциясе үз чиратында Сергей Ивановичны РФ Спорт министрлыгының иң югары бүләге – «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнүе уңаеннан тәбрик итә.