«Легион» клубы күптән түгел, 2018 ел ахырында оешкан, әлеге вакытта анда 20–28 яшьлек 17 чишмәле уйный.
– Барысы да дус егетләр белән бергә җыелып, йорт алдында дустанә матчлар уйнаудан башланды. Чишмә спорт комплексы ачылгач, спорт залын арендага алып шөгыльләнә идек.
2018 елда без Чишмә районының кече футбол буенча Төнге лига турниры турында белдек, команда тупладык һәм үз көчебезне сынап карарга булдык. Ул вакытта без 11 команда арасыннан җиденче урын алдык, ә 2019–2020 елларда бронза призерлар булдык. Ике ел дәвамында бер-беребезне якыннан белеп бетердек, безне футбол сөю берләштерде дип әйтергә була. Матчларда җиңүебез дә беренче урын алу өчен түгел, ә уйнау өчен баргангадыр, мөгаен, – ди капитан урынбасары Михаил Семенов.
Аның сүзләренә караганда, «Кашкадан кубогы» турында команда капитаны Денис Каспрановтан белгәннәр. Ул студент елларында Уфада җыелма команда өчен чыгыш ясаган, төп капкачы булган, турнир белән шул вакыттан бирле таныш.
– Денис безне шунда чакырды, җыелма команда составына керергә иртәрәк булса да, әйдәгез уйнап карыйк, диде. Турнир ел саен җәй уза, 2019 елда катнашуга гариза бирдек, һәм 14 команда арасында 11нче урын алдык. Анда уйнау яңача, дәрәҗәсе дә югарырак, футбол кырында ясалма газон, бере-безнең дә андыйда уйнаганы юк иде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Михаил.
Егетләр күнекмәләргә мөмкин кадәр ешрак йөрергә тырыша, күпләр – гаиләле кешеләр, һәркайсының үз эше бар. Мәсәлән, Михаил Семенов һәм Данил Бикбулатов – янгын сүндерүчеләр, командада вахта белән төньякта эшләүчеләр дә бар.
– Быел «Кашкадан кубогы» турнирында 6 дивизионга бүленгән 48 команда катнаша, без – бишенче команда. Турнирда җиңүгә җитди ышанычыбыз бар, чөнки күптән түгел үткән матчта рәттән алтынчы тапкыр җиңү яуладык. Ә киләсе атнада соңгы матч булачак, – дип хәбәр итте ул.
Якташларыбызга бу турнирда гына түгел, алдагы футбол ярышларында да җиңүләр телим.