Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
31 июль 2020, 12:48

«Башмодульстрой»да төрле һөнәр вәкилләре уйный

Район предприятиеләре җитәкчелеге хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында гына түгел, хезмәткәрләренең сәламәтлеге хакында да хәстәрлек күрә.

Шуңа күрә райондагы предприятиеләрнең күбесендә үзләренең баскетбол, футбол яки волейбол командалары бар.
Кече футбол буенча төнге лига беренчелегендә һәм футбол буенча район чемпионатларында күп тапкыр чемпион булган «Башмодульстрой» җәмгыятенең дә шундый командасы бар. 2015–2016 елларда ул Рәсәйнең алдынгы металлургия компанияләре арасында «Идел буеның корыч кешеләре» турнирында чемпион булды һәм икенче урын яулады. Команда дистә еллар буе призлы урыннар алып футбол турнирларында катнашуын дәвам итә.
– Безнең командада ун кеше. Уенчылар алышынып тора, кемдер башка командаларга китә, аның урынына икенчеләре килә. Команда составында өч буын алышынды, анда «Башмодульстрой»ныкы гына түгел, башка оешмалар хезмәткәрләре дә уйный. «Ветераннар» командасына күчкәнче хәтта директорыбыз Артур Рәис улы Асаев та безнең командада булды. Ул әле дә безгә төрле яклап ярдәм итәргә тырыша. Безнең командада нигездә яшьләр, ә өлкәннәрдән мин һәм Вадим Осипов кына калдык. Команданы аның белән бергә җыйдык, катнашучыларны чакырдык, дип сөйләде «Башмодульстрой» командасы капитаны Илмир Гаделшин.
Командада Илмир – һөҗүм итүче. Ул балачактан ук футбол белән мавыккан, хәтта республика чемпионатында Чишмә җыелма командасы өчен уйнаган.
– Команда белән күп тапкыр кече футбол буенча төнге лига беренчелегендә катнаштык. Барыбыз бергә җыелабыз да алда торган турнирга әзерләнәбез. Биредә көчле командалар катнаша, шуңа күрә азарт һәм җиңүгә омтылыш барлыкка килә, – диде ул.
Читайте нас