Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июнь 2020, 13:33
Руслан Туктаров: Бокска мине абыем алып килде
Чишмә районында сәләтле балалар, шул исәптән Рәсәй буенча үткән ярышларда беренче урыннар алган һәм уңыш казанган спортчылар күп.
«GRIZZLY» көрәшчеләр клубында да шундыйлар бар. Анда тәрбияләнүчеләрнең берсе, Руслан Туктаров, 2015 елда тай боксы буенча, ә 2019 елда кикбоксинг буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән.
Руслан Чишмәдә туып үскән. Тай боксы белән 2012 елда мәктәптә укыганда ук шөгыльләнә башлаган.
– Әлеге спортка мине абыем Тимур алып килде.
Ул кечкенәдән көрәш төрләре белән шөгыльләнде һәм бик күп медальләр яулады. Балачакта аның медальләр алып кайтуын күргәч, миндә дә шундый булуын теләдем, – дип елмаеп сөйли Руслан.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Башкорт дәүләт университетына укырга керә, юрист белгечлеге ала.
– Миңа анда уку ошый, хәтта университет исеменнән тай боксы буенча ярышларда да чыгыш ясыйм, – диде Руслан.
Әлеге вакытта ул республика һәм Рәсәй дәрәҗәсендә тай боксы ярышларында катнаша, шул ук вакытта Чишмә көрәшчеләр клубында тренер да булып тора. Анда ул 5–7 яшьлек балалар белән шөгыльләнә, шулай ук кызлар белән фитнес-дәресләр үткәрә.
– Тәүдә әни минем мавыгуларымны хупламады, ярышлардан соң тәнемдә күгәргән һәм бәрелгән урыннарны күреп борчыла иде, аның каравы, арытаба мин уңышка ирешә башлагач, шәхси диетологым, рухи яктан остазым булды. Әлеге вакытта абыем мине ярышларга әзерли, көрәш алдыннан миннән дә ныграк борчыла. Ә мин күнектем инде, чөнки спортның бу төре тәртипкә өйрәтә, ихтыяр көчен арттыра, курыкмаска, алга барырга өйрәтә, – дип сөйләде Руслан.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"