Алена Алексеевна тумышы белән Нуриман районыннан. Булачак ире Андрей белән ул Уфада, Бөтенрәсәй финанс-икътисад институтында читтән торып укыганда танышкан.
Карап торуга югары сыйныф укучысы яки студент кебек кенә күренгән Аленаның үсеп җиткән ике кызы булуына ышанасы да килми.
– Пауэрлифтинг белән очраклы рәвештә генә, тормыш иптәшем белән күнекмәгә баргач кызыксына башладым. Ул спорт мастерлыгына кандидат, һәм пауэрлифтинг белән актив шөгыльләнә. Гомумән алганда, спортның бу төре белән җитди шөгыльләнермен дип уйламадым, вакытны файдалы уздыру өчен генә йөрергә идем. Әмма бер тапкыр баргач, бу спорт төре белән ныклап кызыксына башладым. Тугыз айдан соң, ярышларда, беренче өлкәннәр разрядын үтәдем һәм тренерым Денис Сөләйманов минем белән җитди эшли башлады. Спортның көч таләп итә торган бу төре белән сигез ел дәвамында шөгыльлә-нәм, шулай ук ирем белән бергә спорт-савыктыру комплексында тренер һәм инструктор булып эшлим, – дип сөйләде Алена.
Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта ул, төп эшеннән тыш, пауэрлифтинг белән шөгыльләнә һәм тренерлык эшен дә алып бара. Ул «Чишмә-энергосервис» предприятиесе котельныенда оператор. Гаиләсенә буш вакыты күбрәк калсын өчен бу эшне махсус сайлаган.
– Миндә шөгыльләнергә теләүчеләр күп, гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Шуңа күрә тормыш иптәшемнән ярдәм сорадым, хәзер ул ир-атлар, ә мин хатын-кызлар белән шөгыльләнәм. Тренер белән спортчы арасында үзара ышаныч булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки ир-атлар хатын-кыз тренерга йөресә, үзен иркен тота һәм аның белән уртак тема табып сөйләшә алмаячак. Хәзер без читтән торып, видеоэлемтә буенча шөгыльләнәбез, укучылар күнегүләр ясый, ә без аларга ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Бездә пенсионерлар да бар. Чөнки дәресләр, беренче чиратта, сәламәтләндерүгә юнәлтелгән. Без гәүдәне төз тотарга, йөрәкне ныгытырга, ябыгырга булышабыз, шулай ук үз-үзеңне һәм спортны яратырга өйрәтәбез, – ди ул.
Алена спортның көч таләп итә торган төрләре буенча күп тапкыр призлы урыннар алган, республикада гына түгел, Рәсәй Федерациясе дәрәҗәсендәге ярышларда да катнаша.
– Әйткәндәй, зур кызыбыз да безнең кебек, спорт белән шөгыльләнде һәм ярышларда призлы урыннар яулады. Күпләр бала тәрбияләүгә вакыт җитмәячәк дип, мондый тормыш рәвешен кире кага, әмма мин балаларны үз үрнәгеңдә өйрәтергә кирәк, дип исәплим. Болай яки тегеләй эшлә, дип күпме генә өйрәтсәң яки мәҗбүр итсәң дә, аңлап җиткермәүләре бар. Балалар бездән күреп эшләсен һәм үрнәк алсын өчен, аларга яхшы үрнәк күрсәтергә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул.