Чишмэ
-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2020, 14:45

Безнекеләр лаеклы чыгыш ясады

Күптән түгел Архангель шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Рәсәй беренчелеге һәм чемпионаты үтте, анда республика җыелма командасы составында Чишмә районы спортчылары Алена Мерецкая һәм Радмир Мортазин катнашты.

Программага штанга күтәргән килеш чүгәләү, штанганы яткан килеш күтәрү һәм башка төр ярышлар керде. Чемпионатта Рәсәйнең 62 төбәгеннән барлыгы 400дән артык спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча чишмәле Алена спорт мастерлыгына кандидат нормативын раслады, ә Чишмә поселогының 1нче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Радмир беренче өлкәннәр разряд нормативын үтәде.
Читайте нас в