Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2020, 17:19

Безнең ДЮСШ – республикада иң яхшыларның берсе

Агымдагы елда Чишмә районының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу вакыт эчендә мәктәп стеналарында меңнән артык бала спорт чыныгуы алган.
– Чишмәлеләрнең авыл шахматчыларының Бөтенрәсәй ярышларында уңышлы чыгыш ясавы мәктәпнең юбилеена бүләк булды, анда безнең команда уңышлы чыгыш ясады, команда әгъзалары шәхси ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 2018–2019 уку елы йомгаклары буенча без балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре арасында иң яхшы спорт мәктәбе булдык, бу, һичшиксез, бик шатлыклы вакыйга, – дип сөйләде ДЮСШ директоры Сергей Балуев.
Ә күптән түгел Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Башкортстан Республикасы балалар-үсмерләр һәм спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән «Иң яхшы спорт мәктәбе» республика бәйгесендә икенче урын яулавы билгеле булды.
Спорт мәктәбе штатында 16 һәм килеп эшләүче 11 хезмәткәр эшли. Биредә авыл һәм поселок мәктәпләреннән 1048 укучы шөгыльләнә, өстәвенә, ике яки өч спорт секциясенә йөрүчеләр дә бар.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә спортның 15 төре буенча түгәрәкләр эшли, футбол, баскетбол, волейбол секцияләре иң көчлеләрдән санала. Ә күптән түгел бу исемлеккә йөзү түгәрәге дә өстәлде.
– Спорт ярышлары һәм түгәрәкләр Чишмә поселогының барлык гомум белем бирү оешмаларында, шулай ук Алкин-2, Дурас һәм Караякуп мәктәпләрендә дә оештырыла, – дип билгеләде Сергей Иванович.
Аның сүзләренә караганда, балаларның бер өлеше муниципаль бюджет исәбенә шөгыльләнә, башкалар өчен түләргә туры килә. Аерып әйткәндә, бу йөзү белән шөгыльләнүчеләргә һәм быел биш яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен ачылган футбол секциясенә йөрүчеләргә кагыла.
Моннан тыш, спорт мәктәбендә адаптив физкультура бүлеге эшли, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 бала шөгыльләнә. Шулай ук февральдән Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе авыл биләмәләре укучылары арасында дүртенче-тугызынчы сыйныф укучыларын 12 сәгатьлек программа буенча йөзәргә өйрәтү системасын башлады. Әлеге вакытта 200гә якын укучы йөзәргә өйрәнә яки үз осталыгын камилләштерә.
Балалар спорт мәктәбе эшләү дәверендә райондагы һәм республика күләмендәге барлык спорт чараларын үткәрү үзәгенә әверелде.
Читайте нас: