Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2020, 17:43

Чишмәдә – «КЭС-БАСКЕТ»

18–20 февральдә Чишмә спорт-савыктыру комплексында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган БР «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы төбәк чемпионатының финалы булды.

Баймак шәһәренең 4нче лицееның «Шторм» командасы кызлар арасында чемпион исеменә лаек булды, ә Благовещен шәһәреннән М. А. Киняшев исемендәге 6нчы мәктәпнең «Арматура» командасы егетләр арасында беренче урын яулады.
Башкортстан Республикасының иң яхшы мәктәп баскетбол командасы дип аталу хокукы, шулай ук «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының киләсе этабында үз төбәге исеменнән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булу өчен кызлар һәм егетләрнең сигез командасы ярышты. Ярышларда югарыда әйтеп үтелгәннәрдән тыш Уфа, Стәрлетамак, Благовещен, Бөре, Баймак шәһәрләреннән һәм республиканың берничә районыннан килгән командалар да катнашты. Чишмә гимназиясенең «Олимп» командасы кызлары да финалга чыгучылар исәбенә керде, әмма сигезенче урын гына яулады.
Башкортстан Республикасының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңгән командалар 2020 елның мартында Идел буе федераль округ чемпионаты финалында катнашачаклар, анда суперфиналда уйнау һәм төп приз – баскетбол буенча Европа лигасының «Дүртлек финалы»на бару хокукына ия булу өчен көрәшәчәкләр.
Читайте нас: