Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2020, 12:13

Рәсәй чемпионнары булдылар

Удмурт Республикасында авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында тиз шахмат һәм блиц турнир буенча беренче Бөтенрәсәй шәхси-команда ярышлары тәмамланды.

57 команда тиз шахмат буенча ярышларда һәм 49 команда блиц турнирда катнашты.
Якташларыбыз – Чишмә районы командасы гомумкоманда беренчелегендә дә, тиз шахмат буенча турнирда да 28 очко җыеп җиңү яуладылар. Блиц турнирда өч команданың да очколар саны бертөрле булды, әмма өстәмә күрсәткечләр буенча безнекеләр өченче урында калдылар. Команда составында Илнур Әсәдуллин, Эльвир Фәхретдинов, Айгөл Каспранова һәм Камилла Байбурина (тренер – Илдар Байбурин) катнаштылар.
Шәхси беренчелектәге казанышлар да югары. Камилла Байбурина кызлар арасында абсолют чемпион булды. Ул тиз шахмат буенча 9 очкодан 9, блиц турнирда 11 очкодан 11 очко җыеп, рекорд куйды. Динар Байбуринга да тиңнәр булмады: ул 9 яшькә кадәрге малайлар арасында тиз шахмат буенча да, блиц турнирда да чемпион булды. Айгөл Каспранова һәм Илнур Әсәдуллин 19 яшькә кадәрге категориядә чагыштырмача икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Читайте нас: