Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2020, 16:08

Нәзир –иң яхшы сакчы

Раевка авылында балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең хоккей мәйданчыгында А. Зюзин кубогына хоккей буенча районара ярышлар узды.

Анда катнашу өчен Чишмә, Әлшәй, Архангель һәм башка районнардан хоккей буенча биш җыелма команда килде.
Районара ярышларны Әлшәй муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин һәм «Салават Юлаев» хоккей командасы составында ил чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры, яшьләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры Андрей Зюзин ачты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Бишбүләк районы командасы чемпион булды, икенче урында – чишмәлеләр, ә өченче урында Әлшәй районы командасы. Чишмә районы җыелма командасыннан Нәзир Ишмөхәммәтов турнирның иң яхшы сакчысы булды.
Читайте нас: