Командалар арасында барган матч соңгы секундларга кадәр киеренкелектә тотты. Беренче таймнан соң Чишмә шикәр заводы командасы 2:1 исәбе белән алга чыкты. Икенчесендә «Атлант» командасы исәпне тигезләде, әмма шикәр заводы командасы уенчысы Данир Гыйльманов капкага туп кертте һәм исәп 3:2 булды.
– Без төнге лига турнирында өченче ел катнашабыз, командага 25–38 яшьлек уенчылар җыелган, күптән түгел кече футбол буенча яңа ел турнирында катнашып икенче урын алдык, – дип сөйләде Чишмә шикәр заводы командасы капитаны Альберт Сәгыйтов.
– Әлегә без төнге лигада уйнаучылар арасында алдынгы урында.
Биш тапкыр чемпион булган «Башмодульстрой» җәмгыяте командасын җиңдек, күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булды.
Шуны билгеләп үтик, төнге кече футбол лигасы беренчелегендә 12 команда катнаша. Атнага бишәр матч уза. Турнирны февраль ахырында тәмамлау планлаштырыла.