– «Чишмә» спорт комплексында самбо көрәше белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладым, ике медалем бар, берсе – беренче, икенчесе икенче урын өчен, – диде Чишмә командасы әгъзасы Альмир Уразмәтов.
Ярышларда катнашучылар арасында кызларны да очратырга мөмкин иде... Ачык беренчелектә барлыгы биш кыз катнашты.
– Самбо белән бер ел шөгыльләнәм, берничә тапкыр ярышта катнашып призлы урыннар алдым, – дип сөйләде Уфа районы командасы әгъзасы Аделя Мөхәммәтҗанова.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Дәүләкән районы командасы – беренче, Аскын районы укучылары – икенче, Уфа районы командасы өченче урын яулады. Безнең команда – дүртенче урында.