Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 ноябрь 2019, 17:05

Чишмә командасы призлы урын алды

Уфада укучылар арасында тай боксы буенча «Көзге каникуллар» дип аталган ачык республика турниры үтте.

Турнирда Чишмәдән составында 20гә якын спортчы булган «GRIZZLY» көрәшчеләр клубы командасы катнашты. Спорт белән яңа шөгыльләнә башлаучылар тәҗрибә туплады, ә башкалар зур ярышлар алдыннан күнекмә ясады.

Турнир нәтиҗәләре буенча Чишмә егетләре Богдан Абрамов, Артем Исхаков, Тимур Яруллин һәм Рафаэль Ялилов авырлык һәм яшь категорияләре буенча беренче урын алдылар. Уннан артык якташыбыз призлы урыннар алып кайтты.

Моңа кадәр «GRIZZLY» көрәшчеләр клубы Казан шәһәрендә үткән Бөтенрәсәй көрәш уеннарында катнашты һәм зур уңышка иреште: Булат Ишбулатов тай боксы буенча Идел буе федераль округ этабында беренче, Җәлил Миңнеәхмәтов һәм Руслан Туктаров үзләренең авырлык категориясендә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Читайте нас: