Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 ноябрь 2019, 12:27

Флешмоб һәм саф һавада йөрү күтәренке кәеф бүләк итте

26 октябрьдә Ленин паркында йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә юнәлдерелгән «Тормышка таба 10000 адым» акциясе үтте.

Әлеге чара Чишмәнең үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Дәваханә хезмәткәрләре белән акциядә төрле оешмалар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар катнашырга теләк белдерде, барлыгы 70 кеше җыелды.

Акциядә катнашучылар өчен күңелле музыка астында Рушана Даянова белән берлектә флешмоб үткәрелде. Район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров алар алдында чыгыш ясап җәяү йөрүнең сәламәтлеккә файдасы турында сөйләде.

– «Тормышка таба 10000 адым» акциясе халыкта дөрес яшәү рәвешен формалаштыруга, аларны физик культура һәм спортка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Кеше озак вакыт сәламәт булып калу өчен көн саен 30–40 минут җәяү йөрергә тиеш, ничек йөрүгә карап ул 6000–10000 адым тәшкил итә.

Камил Самат улының шаяртып «Алга, Башкортстан!» дип әйдәвенә кушылып барысы да аның белән бергә билгеләнгән маршрут буенча алга атладылар. Акциядә катнашучыларны күңелле музыка озата барды, көн кояшлы һәм җылы, ә кәефләр күтәренке булды.

– Акция бик ошады, баш табиб Камил Самат улы белән якыннан танышуыма һәм аның белән бергә сәламәтлеккә таба адым ясап әлеге дистанцияне үтүемә шатмын. Иң мөһиме, без һәр көнне җәяү йөрүнең файдасы турында белдек, – дип тәэссоратла-ры белән уртаклашты 1нче мәктәп укучысы Аделина Рәхмәтуллина.

Чарага килгән һәркем акциядә катнашу турында грамота, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча мәгълүмат алды.
Читайте нас: