Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 ноябрь 2019, 13:17

«Геркулес» һәм «Феникс» командалары призёр булды

Балалар спорт мәктәбендә Чишмә районы мәктәпләре арасында кече футбол буенча ярышларның соңгы этабы үтте.

Ярыш йомгаклары буенча егетләр арасында 1нче мәктәпнең «Геркулес» командасы җиңү яулады, икенче урында – гимназиянең «Олимп» командасы, өченчедә – 4нче мәктәптән «Родник».

5нче мәктәпнең кызлар катнашлыгындагы «Феникс» командасы да яхшы уен күрсәтте һәм 1нче урын алды. Икенче һәм өченче урыннар «Геркулес» (1нче мәктәп) һәм «Родник» (4нче мәктәп) командаларына бирелде.
Читайте нас: