Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2019, 11:30

Ике очко җитмәде

Чишмә районының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы Белорет шәһәрендә Башкортстан Республикасының ату буенча ачык кубогында катнашты.

Владимир Катькало призерлардан нибары ике очкога калышты һәм кырык катнашучы арасында беренче спорт разрядын үтәп 6нчы урын алды. Элина Асаева, Юлия Сафиуллина, Камилә Мамаева, Ольга Левченко һәм Амалия Шахаева үз яшь категорияләрендә иң оста атучылар исемлегенә керделәр. Артем Кургузов белән Эмиль Чернышевның дебюты да яхшы булды.

Ярышларда төрле шәһәрләрдән – Уфа, Белорет, Стәрлетамак, Чиләбе һәм Октябрьскидан 12 команда катнашты. Чишмә районы спорт мәктәбе командасы көчле спортчылар арасында югалып калмады һәм 5нче урын алды.
Читайте нас: