Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 октябрь 2019, 11:37

Яшь шахматчыларның тагын бер уңышы

Илдар Байбурин җитәкчелегендәге Чишмә районы командасы күптән түгел авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында Самара өлкәсендә үткән шахмат буенча Бөтенрәсәй шәхси-команда ярышында җиңү яулады.

37 команда составында 142 шахматчы катнашты. Шәхси зачетта 53 яшь шахматчы: 22 егет һәм 31 кыз уйнады.

Урмуртия Республикасының Увинский районы һәм Самара өлкәсенең Волжский районы шахматчылары Чишмә спортчыларыннан нибары бер ярым очкога калыштылар. Өстәмә коэффициент буенча (командада катнашучылар алган урыннар суммасы) Самара өлкәсенең Волжский районы командасы икенче урын алды. Шәхси беренчелектә кызлар арасында безнең Камилла Байбурина чемпион булды – аның 7,5 очко.

Егетләр арасында 6,5 очко белән тагын бер чишмәле – Илнур Әсәдуллин өченче урында. Гомуми зачеттан тыш, катнашучылар төрле номинацияләрдә дә бүләкләнделәр. Алар өчен халыкара мастер А. Мокшанов һәм Халыкара шахмат федерациясе мастеры Н. Орлов белән бергә уйнау сеансы, биремнәр эшләү бәйгесе, тренерлар һәм судьялар арасында кыска турнир, яшь шахматчылар арасында футбол буенча турнир һәм квест үтте. Бергә уйнау сеансларында җиңүчеләргә һәм бертөрле очко алучыларга, шахмат биремнәрен эшләү бәйгесе призерларына оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Безнекеләр биредә дә сынатмады: Илнур Әсәдуллин халыкара мастер, Алексей Мокшанов белән бергә-бер уйный алучыларның берсе булды, ә Камилла Байбурина биремнәр һәм этюдлар эшләү бәйгесендә икенче урын алды.
Читайте нас: