Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь 2019, 14:51

Берләштерүче һәм дуслыкны ныгытучы турнир

Мәртәбәле кунаклар Чишмәгә футбол ярышына килде

11 октябрьдә Чишмә поселогының спорт-савыктыру комплексында ике мөһим вакыйгага – Башкортстан Республикасы оештырылуның һәм шагыйрь, язучы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган футбол ярышлары булды.

Составында район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин, Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин булган безнең район командасы иптәшләрчә турнирда республика башлыгы хакимияте, БР Югары суды, Башкортстан Республикасының Тикшерү комитеты, Уфа районы депутатлары командалары белән уйнады.

Турнир ачылу тантанасында спортчыларны әлеге вакыйга белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин, «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре урынбасары Таһир Байбурин, спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов котлады. Арытаба спортчылар футбол кырына чыкты, әйтергә кирәк, кунаклар арасында билгеле кешеләр күп булса да, футбол кырында биләп торган дәрәҗәләргә, исемнәргә һәм күрсәткән хезмәтләренә карамастан,

чын көрәш барды. Безнең футболчылар да сынатмадылар һәм нәтиҗәдә икенче урын алдылар. Беренче урынны безнең футболчылар белән бергә бер уйнаган «Ватан» командасы (төбәк башлыгы хакимияте) алды, ә Уфа районы депутатлары командасы өченче урын яулады.

– Безнең командада уйнаучыларның барысы да футбол сөючеләр, гадәттә һәрвакыт «Динамо» стадионында уйныйбыз, – дип аңлатты команданың уңышка ирешүен җиңүче команда футболчысы Гаяз Батыев. – Бүген Чишмәгә чакыргач зур теләк белән бирегә килдек.

Чынлап та, бүген уен кырында җиңелүчеләр булмады, киресенчә, барысы да канәгать калып таралыштылар һәм тәэссоратлары белән уртаклаштылар.

– Командалар составында буш вакытлары аз булган, вазифалы урыннарда эшләгән кунакларның күп булуына игътибар итегез. Шулай булуга карамастан, бәйрәм көнне алар Чишмәгә килеп футбол уйнарга һәм күңел күтәренкелеге алып кайтып китәргә вакыт таптылар, – диде үзе дә алар белән футбол уйнап, каршы як капкага туп керткән Илдар Әсәдуллин.

– Безгә дә алар үрнәгенә ияреп мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрергә кирәк. Шуңа күрә барлык якташларны спорт белән шөгыльләнергә, спорт-савыктыру комплексына йөрергә чакырам, секцияләргә йөремәсәгез дә, спортчыларыбыз өчен җанатарга булса да килегез.

Бу ярышларны футбол һәвәскәре Ринат Сәйфуллин оештырды, әлеге вакытта ул Чишмә поселогының электр челтәрләр участогында җитәкче булып эшли.

– Мин үзем Чишмә егете, шуңа күрә мәртәбәле кунакларга үзебезнең поселокны, биредә спорт белән шөгыльләнү, шул исәптән футбол буенча ярышлар үткәрү өчен яхшы шартлар булуын күрсәтәсем килде, – дип сөйләде ул «Чишмә» хәбәрчесенә. – Урамда пычрак, яңгыр ява, ә безнең йөзләрдә елмаю, кәефләр шәп. Мондый турнирлар кешеләрне берләштерә, дуслыкны ныгыта.
Читайте нас: