Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
14 октябрь 2019, 11:11

Студентлар – беренче урында

21 сентябрьдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча Чишмә районы беренчелеге үтте.

Команда чемпионатында Чишмә районы предприятиеләре һәм оешмалары катнашты, ә шәхси беренчелек 10–12 һәм 13–15 яшьлек кызлар һәм малайлар, шулай ук 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өч яшь категориясе буенча үткәрелде.

Команда ярышларында Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы командасы башкалардан аерылып торды һәм беренче урын яулады. Район хакимияте һәм Алкин авыл Советы биләмәсе командалары икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Ярыш йомгаклары буенча команда чемпионатында катнашучылар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде, ә шәхси беренчелектә җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Читайте нас: