Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2019, 11:52

Рус шашкасын балалар да, өлкәннәр дә уйный

Чишмә районында рус шашкасы буенча чемпионатның финал этабы булды.

Ярыш спорт комплексының шахмат залында үтте.

Анда составында 16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар булган оешма һәм предприятиеләр командалары катнашты.

Команда зачетында Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы командасына тиңнәр булмады. Ә инде шәхси беренчелектә 16 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Ренат Ганиев, Анастасия Буданова, кече яшь төркемендә Илнур Мөхәммәтдинов һәм Эльвина Фәхретдинова оста уйнадылар.

Шәхси беренчелектә призлы урыннар алган спортчылар медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр, ә командаларга истәлекле кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.
Читайте нас: