Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Спорт
26 Сентября 2019, 07:30
Җиңү паркында көзге кросс
21 сентябрьдә чишмәлеләр Җиңү паркына Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнашу өчен килделәр.
Альмира Ишбулатова
Анда сәламәтлек торышы буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә рөхсәт алганнар катнашты. Ярышка килүчеләр, яңгыр булуга карамастан, бер чакрым арага йөгерде.
Йөгерүдә катнашкан 5–6нчы сыйныф укучылары иң яшь җиңел атлетлар булды. Финишка якынлашучыларга сыйныфташлары һәм тренерлары көч-куәт биреп торды. Ярыш тәмамлангач һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
– Мәгариф идарәлеге һәм район хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан Бөтенрәсәй йөгерү көнендә тематик чара үткәрелде, – диде район хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"