Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь 2019, 14:55

Баскетбол һәм теннис буенча ярышлар үтте

Шимбә, 14 сентябрьдә, «Чишмә» спорт комплексында халык күп булды.

Бу көнне биредә баскетбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.

Баскетбол буенча Чишмә районы беренчелегенә үткән ярышларда 2005–2007 елгы егетләр һәм кызлар командалары арасында поселокның 1нче, 2нче, 4нче, 5нче мәктәпләре һәм гимназия командасы катнашты. Кызлар командалары арасында бишенче мәктәпнеке иң көчлесе булды, икенче урында – гимназия җыелма командасы. Егетләр арасында киеренке көрәш барышында, шулай ук гимназия командасы иң көчле команда исеменә лаек булды, 4нче мәктәп – икенче һәм 1нче мәктәп өченче урында.

Өстәл теннисы буенча Чишмә районы чемпионатында предприятие һәм оешма вәкилләре кергән биш команда катнашты. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы беренче урын алды. Башкорт агросәнәгать колледжы икенче булды, өченче урында – Ар авыл Советы командасы, янгын сүндерү часте командасы дүртенче урынга чыкты һәм район дәваханәсе бишенче урын алды.

Бу көнне ветераннар арасында өстәл теннисы буенча шәхси ярышлар да булды: Равил Денисламов беренче урын яулады, Рамил Байбурин – икенче һәм Мидхәт Исмәгыйлев өченче урын алды.
Читайте нас: