Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2019, 13:18

Чишмә спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты

Үткән ял көннәрендә Чишмәдә «Мин спортны сайлыйм» Бөтенрәсәй акциясе барышында спорт түгәрәкләрен тәкъдим итү чарасы үтте.

«Чишмә» спорт-савыктыру комплексы каршындагы мәйданда тренерлар күрсәтмә чыгышлар һәм ярышлар оештырды, ә ата-аналар һәм киләчәктә спорт түгәрәкләренә йөреячәк балалар остазлары белән таныша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар. Биредә баскетбол өчен кәрзин, шайба кертергә өйрәнү өчен манеж, арырак тир урнашкан.

Хоккей буенча тренер Булат Нәфыйков үзендә шөгыльләнүче балалар өчен төрле тренажерлар уйлап тапкан: малайлар шайба кертергә, шайбаны «көндәштән» тартып алырга өйрәнә ала, биредә куллар һәм аяклар көчле булсын өчен күнекмәләр ясарга да мөмкин, моның өчен махсус җайланмалар – шина, бау һәм кәшәкә бар. Малайлар бу тренажерларда ел әйләнәсенә шөгыльләнә ала.

– Әлеге вакытта түгәрәккә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр егетләрне алабыз, сентябрь азагына кадәр кабул итәчәкбез. Хәзер бездә 14 һәм 16 кешелек ике төркем, шулай ук районның «Родник» хоккей командасы шөгыльләнә, – диде Булат Нәфыйков.

Ату буенча тренер Таһир Гыйләҗетдинов килүчеләрне үз түгәрәгенә язылырга өндәде.

– Хөрмәтле әниләр! Әле биредә минем белән бергә эшләүче балалар – 9–11 сыйныф укучылары һәм алар инде спорт мастерлыгына кандидатлар. Сез дә килегез! – дип чакырды ул.

Аның түгәрәгенә йөрүче өч кыз остазларына ярдәм итеп, шөгыльләнергә теләүчеләргә консультация бирде. Шуларның берсе – 1нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Элина Асаева, мәсәлән, ату белән өч ел шөгыльләнә.

– Әлеге спортка очраклы килдем – ярышта катнашырга чакырганнар иде, ошап китте. Тирда атып, ярышта катнашу өчен сайлап алындым һәм шулай итеп калдым. Тәүдә пистолеттан башладым, аннары винтовкага күчтем. Арытаба да биредә шөгыльләнүемне дәвам итәргә телим. Әлеге вакытта мин спорт мастерлыгына кандидат, – диде Элина винтовка көпшәсенә оста итеп пулялар куйганда.

– Быел янә өстәл теннисы түгәрәге ачылачак, төркемнәр Караякуп мәктәбендә шөгыльләнәчәк. Дураста да төркемнәр булачак, анда җиңел атлетика, чаңгыда узышу һәм лапта буенча күнекмәләр башланачак, бәхеткә күрә, физкультура институтын тәмамлаган яшь укытучы, спорт мастеры, берничә ел Уфада яшәгәннән соң кире районга кайтты. Кызыксынучылар булса, Чишмәдә теннис түгәрәге дә ачылачак, әлегә ул биредә яшәүче балалар арасында популяр түгел. Волейбол, баскетбол, шахмат, җиңел атлетика һәм лапта түгәрәкләренә кабул итү дәвам итә. Әйткәндәй, чишмәлеләрнең яраткан спорт төре – йөзү. Өлкәннәр өчен дә волейболда, кече футболда һәм баскетболда бюджет урыннар бар. Нигездә районның җыелма командасы шөгыльләнсә дә, ишекләр һәркем өчен ачык, – дип сөйләде ДЮСШ директоры Сергей Балуев.

Сергей Балуев сүзләренә караганда, Чишмәдә өстәмә белем бирү программалары буенча сәламәтлек төркемнәре, аерым алганда, йөзәргә өйрәтү төркемен ачу планлаштырыла.

– Шунысы куанычлы, спорт белән шөгыльләнү һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта. Фитнес, аеруча хатын-кызлар арасында, популяр була бара. Элек район халкы спорт залына октябрьдән башлап йөрсә, хәзер августтан ук күпләп киләләр. Гомумән алганда, уку елында 1100дән 1200гә кадәр бала шөгыльләнә. Быел тагын 50–60лап кеше кабул итәргә планлаштырабыз. Һөнәри программалар – спорт төрләре буенча әзерлек (беренче кабул итү 13 сентябрьгә кадәр, төркемнәр тулмаса өстәмә кабул итү оештырылачак), шулай ук сәламәтлек программалары буенча кабул итәчәкбез, анда ел дәвамында язылырга мөмкин. Чишмәдә яшәүчеләрнең спорт белән шөгыльләнәсе килә икән, аларны берни туктатырга тиеш түгел, –дип билгеләде ул.
Читайте нас: