Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 сентябрь 2019, 16:41

Чишмәлеләр сынатмый...

27–29 августта Мәләвез районында «Спартаковец» балалар савыктыру лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында яткан килеш штанга күтәрү буенча республика ярышлары үтте.

Составында өч кеше һәм команда вәкиле Эльза Янабаева булган Чишмә командасы ярыштан грамоталар һәм призлы урыннар алып кайтты. Безнең спортчылар гер спорты буенча команда ярышларында беренче һәм яткан килеш штанга күтәрүдә өченче урын алдылар.

Шуны билгеләү мөһим, Светлана Сапожникова шәхси зачетта ике ярыш төрендә дә беренче урыннарны алды һәм хатын-кызлар арасында абсолют чемпион булды. Марсель Мөдәрисов 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә штанга күтәрүдә беренче һәм гер күтәрүдә өченче урын, ә Фәнис Байбурин 70 килограммнан авыррак категориядә штанга күтәрүдә икенче һәм гер күтәрүдә өченче урын яуладылар.
Читайте нас: