Чишмә спортчылары, «Гризли» көрәшчеләр, «Феникс» каратэчылар клублары, Башкортстанның «Панкратион» көрәш федерациясе, Уфаның «Emotion» брейк-данс мәктәбе күрсәтмә чыгышлар ясады. Фестивальгә килүчеләр 30 һәм 60 метрга йөгерүдә катнаштылар, шулай ук аркылы борыста күтәрелү буенча көч сынаштылар.
Фестивальдә Чумаклар гаиләсе: әтиләре Сергей, әниләре Екатерина һәм уллары Платон спорт сөюче гаилә буларак танылды. Алар барлык ярышларда да катнашып призлы урыннар алдылар.
– Без шундый чараларга килергә тырышабыз. Улыбыз Платон дзюдо белән мавыга, быел йөзү белән шөгыльләнә башлаячак, – дип сөйләде «Чишмә» гәзитенә Екатерина Чумак. – Өйдә аны яшь чагында бокс һәм көрәш белән шөгыльләнгән әтисе өйрәтә. Тормыш иптәшем хәзер дә шөгыльләнүен дәвам итә: аның турниктан башлап боксер грушасына кадәр барлык спорт кирәк-яраклары бар. Балалар өчен һәрьяклап яхшы үрнәк булырга һәм үзебезне формада тотарга тырышабыз. Кечкенә кызыбызны нинди спорт түгәрәгенә бирәчәгебезне белмибез, әлегә ул музыкага һәм биюгә, сәләтне үстерүче дәресләргә өстенлек бирә. Миңа калса, поселокта балаларны физик яктан үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ата-аналарның теләге генә булсын.
– Гомумән алганда, балаларның хәзерлеге яхшы, омтылышлары бар, ә иң мөһиме – фестивальдә катнашу, – дип билгеләде Чишмә районының Яшьләр советы рәисе Александр Иванов.
Чишмә районы спорт мәктәбе сентябрь башында секциягә җыю турында хәбәр итә. Балалар баскетбол, хоккей, волейбол, ату, йөзү һәм спортның башка төрендәге секцияләргә языла ала. Узган елда спорт мәктәбендә 1170 бала, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында 260 кеше шөгыльләнгән. Мәктәпләрдә 5 меңнән артык укучы физкультура дәресләренә йөргән.