Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Спорт
4 сентябрь 2019, 13:24
Безнең шахматчылар призёрлар арасында
18–24 августта Стәрлетамак шәһәрендә 15, 17 һәм 19 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында тиз шахмат, блиц һәм классик шахмат буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте.
Ярышлар Стәрлетамакның физик культура, идарә һәм сервис колледжы биналарында узды. Уфа, Туймазы, Октябрьский, Стәрлетамак, Салават, Белорет, Мәләвез, Баймак шәһәрләреннән, шулай ук Чишмә поселогы, Мәсәгүт, Красноусольский авылларыннан 100дән артык шахматчы алты яшь категориясендә иң көчле исемен алу өчен ярышты.
19 яшькә кадәрге кызлар арасында барлык өч номинациядә Айгөл Каспранова чемпион булды. Камилла Байбурина 17 яшькә кадәрге кызлар арасында тиз шахмат һәм блицта беренче, ә классик шахматта икенче урын алды. Шулай ук егетләр арасында Ренат Ганиев һәм Илнур Әсәдуллин бик яхшы уйнадылар. Алар тиз шахматта һәм блицта чагыштырмача беренче һәм икенче, классик шахматта өченче һәм бишенче урын яуладылар.
Шул рәвешле безнең яшь шахматчылар көзге каникул вакытында Самара өлкәсендә үтәчәк Идел буе федераль округ беренчелегендә катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Яшь шахматчылар ДЮСШның шахмат түгәрәгендә тренер Илдар Байбуринда шөгыльләнәләр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим