Берничә көннән соң Чишмә поселогының Җиңү паркында Башкортстанның футбол буенча ярымфинал спорт уеннары үтте. Бу көнне Чишмә футболчылары Чакмагыш районы командасы белән очрашты, безнең команда анда да 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Әлеге җиңү белән чишмәлеләр күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә үткән финалга юллама алдылар һәм шулай ук лаеклы чыгыш ясап дүртенче урын яуладылар.