Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 12:28

Уфа бөтен дөньядан килгән яшь спортчыларны каршылады

Уфа берничә көнгә Халыкара балалар уеннары башкаласы булды.

Шәһәрдә колачлы спорт чарасы үткәрү өчен махсус рәвештә Спорт хәзерлеге үзәге төзелде, шулай ук төзекләндерү, төзелеш һәм спорт корылмаларын үзгәртеп кору буенча күләмле эш башкарылды.

Исегезгә төшерәбез, Уфа Халыкара балалар уеннары үткәргән иде инде, тик кышкысын. Ул 2013 елда булды һәм анда 59 шәһәрдән һәм дөньяның

20 иленнән 800 бала катнашты. Муниципалитет шулай ук Рәсәйнең Халыкара балалар уеннары үткәрү өчен сайланган бердәнбер шәһәре булды. Горурлану өчен тагын бер сәбәп – республика башкаласы Уеннар тарихында тәү тапкыр кышкы һәм җәйге ярышларны үткәрүче.

– 2013 елда Уфа искиткеч итеп Халыкара балалар уеннары уздырды, җәйге уеннар үткәрү хокукын сезнең шәһәр алуын белгәч, без бик шат булдык, – диде матбугат конфренциясендә Халыкара балалар уеннары президенты Торстен Раш.

Матбугат конференциясе барышында Уфада 53нче Халыкара балалар уеннары оештыруның ни хакка төшүе турында да сүз барды.

Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итүенчә, «Газпром» компаниясенең, уеннарның генераль иганәчесе буларак, 150 миллион сум, Рәсәй Спорт министрлыгы 15 миллион сум акча биргән. Шулай ук шәһәрне, республиканы әзерләү өчен дә зур күләмдә акча тотылган.

– Рәсәйдәге иң зур Спортка әзерлек үзәге турында сүз барганда, әлеге объектның бәясе 3 миллиард сумнан артып китә, җиһазлар алуга 300 миллионн сум тотылды, – дип ассызыклады Руслан Хәбибов.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин, үз чиратында, шәһәр халкы барлык спорт корылмаларын Халыкара балалар уеннары үткәннән соң да актив файдалана алачак, ул зур спорт турнирлары үткәрү урыны булыр, дип хәбәр итте.

Халыкара балалар уеннары барышында «Дуслык өчен футбол матчы булачак. Халыкара җыелма команда составында – дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар. Программа гамәлдә булганда анда 5500дән артык бала катнашты. География 2013 елда 8 илдән башлап 2018 елда 211 илгә кадәр киңәйде, аудитория 4,5 миллион кеше тәшкил итте.

53нче Халыкара балалар уеннарына спортның тугыз Олимпия төре керә: җиңел атлетика, йөзү, фехтование, дзюдо, кече футбол, 3х3 баскетбол, пляж волейболы, грек-рим сугышы һәм кыяга үрмәләү. Әйткәндәй, спортның соңгы ике төре программага быел гына өстәлгән. Быелгы уеннарга дөньяның 29 иленнән һәм 84 шәһәреннән 1000нән артык спортчы килде.

Халыкара балалар уеннарына Метод Клеменц нигез салган, тәүге тапкыр ул

1968 елда Югославиянең Целе шәһәрендә үткән, ул вакытта анда Югославия, Чехия, Словения, Австрия, Швейцария, Италия һәм Хорватиядән 9 шәһәр катнашкан.

Уеннарны үткәрү максаты спорт уеннары аша тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту булган. Шул вакыттан бирле ярышларда 411 шәһәрдән һәм 86 илдән 37 меңнән артык бала катнашкан.
Читайте нас: