Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 июль 2019, 12:47

Урам командаларыннан – зур футболга

Үткән атнада Чишмә поселогында урам футболы буенча ярышларның муниципаль этабы үтте.

«Бердәм Рәсәй» партиясе «Балалар спорты» проекты барышында урам футболының бөтенрәсәй фестивален үткәрә.

Кояшта каралган малайлар дәртләнеп туп артыннан чаптылар, аның белән ничек эш итә белүләрен күрсәттеләр. Ярышта катнашучыларны хуплау өчен җанатарлар да килгән, алар арасында кызлар да бар иде.

– Әйдә, әйдә, бу якка таба тип! Эх, матур гол булыр иде! Кыекка типте! – дип футбол карарга килүчеләрнең сөйләшүе ишетелде.

– Кызганычка каршы, һава торышы комачаулады – яңгыр явып үтте, спорт комплексы залында уйнарга туры килде. Ярышларны башта Җиңү паркында үткәрергә планлаштырган идек, – дип зарланды район хакимиятенең физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов.

Марат Гафур улы хәбәр итүенчә, бу чараның төп максаты – каникулда балаларның ялын оештыру. Шулай ук яшьләр арасында футбол уенын популярлаштыру һәм аларны сәламәт тормыш рәвешенә өндәү.

Аның сүзләренә караганда, футбол белән мавыккан һәм район дәрәҗәсендәге ярышларда еш катнашкан балалар үз даирәләрендә команда җыялар, йорт алларында бергәләп футбол уйныйлар. Бу командалар аларны берләштерә, биредә арытаба команда белән бергә, зур футбол мәйданында уйный белүче чын талант ияләре тәрбияләнә.

Агалы-энеле Рәсил белән Илнар Асаевлар икесе бер командада – «Заря-2008»дә уйныйлар, алар футбол буенча тренерлары Вадим Шәймәрданов турында хөрмәт белән сөйлиләр һәм командалары призлы урыннарның берсен алыр, дип ышаналар.

– Футбол уены ошый, яңгыр яумаса көн саен диярлек уйныйбыз, – диде Рәсил.

«Сникерс» командасыннан Данил Каюмов, иң мөһиме, җиңү түгел, ә уенда катнашу, чөнки футбол канәгатьлек китерә, дип ассызыклады.

– Бүген бирегә Чишмә поселогы командалары җыелды, Алкин-2 авылы командасы да катнашырга теләк белдерде, тик, кызганычка каршы, килә алмады. Катнашучылар 2004 елгы, яшьрәкләр дә бар, – дип сөйләде Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры һәм шул ук вакытта ярышлар судьясы Вадим Осипов.

Турнирда «Родник», «Сникерс», «Заря-2008», «Амкал», «Нова», «Олимп» командалары катнашты.

Командалар ике төркемгә бүленде. Үз төркемнәрендә җиңүчеләр арытаба беренче урын өчен ярыштылар. Икенче урын яулаучылар өченче-дүртенче урыннар, һәм өченче урын алучылар бишенче-алтынчы урыннар өчен уйнадылар.

Беренче урын өчен көч сынашуда «Родник» командасы җиңде. «Заря-2008» аңардан бераз калышып икенче, ә «Олимп» командасы өченче урын алды.

Җиңүче команда фестивальнең республика этабында Чишмә районы намусын якларга барачак.
Читайте нас: