Чишмэ
-21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 июль 2019, 17:47

Күңел ачу чаралары

Балалар өчен уеннар һәм бәйгеләр

Күптән түгел балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Төзелеш урамындагы 21нче йорт алдында, ә 24 июньдә Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә балалар өчен уеннар һәм бәйгеләр үткәрделәр.

Көннең эссе торуына, термометр баганасының 30 градустан югарырак күтәрелүенә карамастан, балалар уеннарда актив катнаштылар, ата-аналар алар өчен җан аттылар, ә иң кечкенәләрнең әти-әниләре бергәләп ярышларда катнаштылар. Балалар призлар, ә ата-аналар уңай тәэссоратлар алдылар. Чираттагы уен мәйданчыгы 17 июльдә «Заречный» бистәсендә оештырылачак.
Лилия Гыйльманова, балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары
Читайте нас в