Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июнь 2019, 12:24

ДЮСШ: иң яхшылар-2019

Шушы көннәрдә «Чишмә» спорт комплексында районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2018/2019 уку елына йомгак ясауга багышланган «Олимп биеклекләренә» дигән спорт бәйрәме үтте.

Анда спорт комплексында шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Иң активларга рәхмәт хатлары тапшырылды, ата-аналар балалары белән горурланып, аларның уңышларына шатланып утырдылар.

Кызлар арасында Камилла Байбурина (шахмат), егетләр арасында Максим Колесников (пауэрлифтинг) «Иң яхшы спортчы» дип танылды. Элина Уразмәтова һәм Даниил Байбурин (иң яшь өйрәнүче) «Безнең өмет», Регина Гафарова һәм Радмир Мортазин (уртача яшьтәгеләр) «Лаеклы алмаш» номинацияләрендә башкалардан аерылып тордылар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ун бала «Җиңеп чыгу» номинациясендә билгеләнде. Кызлар һәм егетләрнең баскетбол командалары «Иң яхшы командалар» булды. Алена Мерецкая (пауэрлифтинг) – «18+ категориясендә ДЮСШның иң яхшы спортчысы». Барлык спортчыларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Римма Костусенко спортның шәхси төрендә иң яхшы тренер-укытучы, дип танылды, Тимур Зарипов спортның уен төрендә иң яхшысы булды. Укытучылар арасында Илдус Әминевка һәм «Спорттагы казанышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы тренер» номинациясендә Илдар Байбуринга (шахмат) тиңнәр булмады.

Спорт бәйрәменнән соң ата-аналар җыелышы үтте.
Читайте нас: