Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
30 Май 2019, 17:41

Чишмәлеләр – призерлар арасында

Апрель азагында үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Уфа шәһәре беренчелеге үтте.

Анда Чишмәнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы да катнашты һәм унҗиде команда арасында (16 һәм 18 яшькә кадәргеләр категориясендә) икенче урын яулады. Шәхси зачетта ике категориядә дә катнашкан егетләр башкалардан аерылып тордылар. Радмир Мортазин 16 яшькә кадәрге категориядә – беренче, ә 18 яшькә кадәрге категориядә икенче урын, Максим Колесников 16 яшькә кадәрге категориядә – өченче һәм 18 яшькә кадәргеләр арасында беренче урын алды. Егетләр белән тренер-укытучылары Денис Сөләйманов шөгыльләнә.

* * *

17–19 майда Уфада пауэрлифтинг буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Чишмә спортчылары уңышлары белән куандырды: Алена Мерецкая авырлыклары 52 килограммга кадәр кызлар арасында шәхси зачетта РФ спорт мастеры исемен раслап, беренче урын алды. 63 килограммга кадәр категориядә Ксения Мөхәррәмова беренче булды. Үсмерләр арасында Радмир Мортазин белән Максим Колесников үзләренең авырлык категориясендә призлы урыннар алдылар. Ирләр арасында Радмир Атнаголов өченче урынга лаек булды.
Читайте нас: