Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 Май 2019, 14:07

«Толпар» көчлеләр арасында югалып калмады

Якташыбыз К. Байбурина Башкортстан хатын-кызлары җыелма командасында уйнады

Ю. СВЕТЛОВ
Башкортстан хатын-кызларының «Толпар» шахмат командасы Рәсәй чемпионатында катнашты.

Сочида үткән турнир йомгаклары буенча, безнең кызлар илнең көчле шахмат клублары исәбенә керүгә иреште, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Чемпионатта 13 көчле команда катнашты. Алар составында дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңү яулаган гроссмейстерлар һәм халыкара мастерлар булды. «Толпар» клубы вәкилләре, алар белән чагыштырганда, иң яшь дружина иде. Беренче тактада уйнаучы Юлия Григорьева – Уфа шәһәренең 93нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы. Ә Чишмә поселогының 1нче мәктәбендә белем алучы Камилла Байбуринага нибары 15 яшь. Шулай булуга карамастан, республикабыз кызлары көчле спортчыларга каршы торып, тугыз турда ике җиңү яуладылар һәм бер турда аларныкы белән тигез очко алдылар. Нәтиҗәдә командага 5 очко бирелде, дип хәбәр итте БР Шахмат федерациясе.

Башка клубларда көчле шахматчылар уйнауга карамастан, безнең кызлар бирешмәде. Чемпионат йомгаклары буенча «Толпар»га киләсе мизгелдә дә илебез чемпионатының хатын-кызлар лигасында чыгыш ясау хокукы бирелде.

Григорьева һәм Байбурина белән бергә барысыннан да күбрәк – 3,5 очко җыеп «Вектор» балалар техник иҗаты педагогы Елена Никитина, шулай ук өч очко җыеп «Толпар» спорт клубы тренеры Карина Әбсәламова да уңышлы чыгыш ясадылар.

«Башкортстанның яшь «йолдызчыкларының» остара баруын күреп куанам. Республикада яшь осталар бар, аңлавымча, тиздән алар республиканың хатын-кызлар командасында булыр. Сәләтле балалар белән эшләүгә мондый системалы караш «Толпар»га үз составын даими ныгытып торырга

һәм киләсе чемпионатларда да саллы казанышлар өчен көрәшергә мөмкинлек бирәчәк», – дип исәпли Рәсәй шахмат федерациясенең башкарма директоры урынбасары Александр Ткачев.
Читайте нас: