Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2019, 17:05

Сафар көрәшчеләре сынатмады

Сафар авылыннан яшь көрәшчеләр үз мәктәпләрендә Уфа мәктәбеннән килгән көндәшләре белән көч сынаштылар.

Күптән түгел биредә Фаил Бикбулатов исемендәге ярышлар булды. Турнирны оештыручы һәм иганәче – легендар Сафар көрәшчесенең улы Фларит Бикбулатов. Фларит Фаил улы бер ай чамасы көн саен балалар белән күнекмәләр үткәргән, аларны көрәшкә әзерләгән. Иркен спорт залына ярышта катнашучылар, авыл халкы, кунаклар җыелды. Көрәш барлык кагыйдәләр буенча үтте. Җиде авырлык категориясе билгеләнде. Иң җиңел авырлык категориясендә 4–5 сыйныф укучылары көч сынашты, анда безнең Данис Саубонов җиңү яулады, икенче урында – Роберт Галикәев, өченчедә – Алмаз Гарданов. Сафар мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, әлеге вакытта Уфада укучы Владислав Мартыненко үз категориясендә өченче булды, шулай ук тугызынчы сыйныф укучылары Рафаэль Кәримов (3нче урын) һәм Алмаз Байбурин (2нче урын) башкалардан аерылып тордылар.

Уфадан килгән егетләрнең көрәш түгәрәгенә йөрегән көчле көндәшләр булуын билгелик. Безнең егетләр андый түгәрәкләрдә шөгыльләнмәсәләр дә сынатмадылар, аның каравы, алар физкультура укытучысы Альберт Уразмәтов дәресләренә һәм Фларит Бикбулатов үткәргән күнекмәләргә бик теләп йөриләр.
Сафар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Вероника Тангелбаева һәм Сабина Гатауллина
Читайте нас: