Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 апрель 2019, 11:22

«Зарница»: ныклылыкны сынау

«Чишмә» спорт комплексында хәрби-спорт уены «Зарница» үтте.

Ул 11 мәктәп командасы катнашкан муниципаль этап булды.

Уеннар башланыр алдыннан катнашучылар күнекмәләр ясадылар, аерым алганда, автоматны вакытка карап сүтеп җыйдылар.

Зарница – хәрби хәзерлеккә нигезләнгән спорт уены, үзенең тамырлары белән ул ерак советлар чорына барып тоташа.

– Безнең Дурас авылында «Зарница» уены башта мәктәптә үтте, аннан соң җиңүчеләр районда булачак ярышларга әзерләнде: йөгердек, сафта йөрдек, ату буенча осталыгыбызны шомарттык, – дип сөйләде сигезенче сыйныф укучысы Луиза Рәхимова. – Барлык командаларның да формасы бер төрле түгел иде, моны аларның җитешсезлеге, дип санарга мөмкин. Ярышларның иң тамашалы төрен, сафта йөрү хәзерлеген, күрсәткәндә бер төрле хәрби форма киеп катнашучылар оешканрак рәвештә һәм матуррак күренделәр.

Арытаба командалар бүленде: берәүләр билгеләнгән вакыт эчендә автоматны сүтеп җыйды, башкалар «Газы» командасы буенча противогаз киделәр. Биредә җитезлек кенә түгел, ә эшне дөрес башкару да исәпкә алынды. Хәрби-тарихи викторинада катнашучылар 15 сорауга җавап бирде.

Икенче катта егетләр өчен аркылы борыста күтәрелү һәм кызлар өчен идәннән кулларда күтәрелү буенча ярышлар үтте. Һәркем команданың уңышка ирешүе үзе күрсәткән нәтиҗәгә бәйле булуын аңлап, кулыннан килгәнчә тырышты. Бу вакытта спорт комплексы каршындагы мәйданда җиңел атлетика – 60 метрга йөгерү буенча ярышлар үтте. Уеннар программасына шулай ук йөзү һәм пневматик винтовкадан ату керде.

Очколарны санаганнан соң 1нче мәктәп командасының җиңү яулавы һәм беренче урын алуы билгеле булды. Дурас мәктәбе командасы – икенче, Алкин-2 мәктәбе өченче урында.

– «Зарница» уенының төп бурычы – ярышлар рухы аша армия хезмәтенең абруен күтәрү. Ул аеруча егетләр өчен файдалы. Бу уен чын ватанпәрвәрләр тәрбияләүдә зур роль уйный һәм үсеп килүче буында туган якны сөю хисе тәрбияли, – дип билгеләде мәгариф идарәлегенең әйдәүче белгече Елена Рычкова.
Читайте нас: