Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
15 апрель 2019, 17:17

Җиңү белән кайттылар

Безнең район көчле шахматчылар белән данлыклы.

Күптән түгел Гафури районының Красноусольский авылында үткән Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXI спартакиадасының финал ярышларында да 2004 елгы һәм яшьрәк спортчылардан торган Чишмә районы җыелма командасы көндәшен 10 очкога артта калдырып беренче урын яулады. Безнең команда составына Камилла Байбурина, Эльвир Фәхретдинов, Даниил Байбурин һәм Эльвира Фәхретдинова керде. Әлбәттә, балаларның уңыш яулавында тренерлары Фәрит Нуриев белән Илдар Байбуринның өлеше дә зур.
Читайте нас: