Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 16:10

Чишмәдә егетләр һәм кызлар ярышты...

Күптән түгел район үзәгенең беренче мәктәбендә балалар һәм үсмерләр атлетизмы буенча өченче тапкыр елның-елындагы турнир үтте.

– Бу ярышларда икенче ел катнашам, үткән елда бишенче, быел дүртенче урын алдым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ун яшьлек чишмәле Платон Чумак.

– Әмма моңа карап кәефем кырылмады, әзерләнәчәкмен һәм киләсе елда да призлы урын өчен көрәшәчәкмен.

Тугыз яшьлек Данила Минһаҗев һәм Рафаэль Гафаров та турнирда беренче тапкыр гына катнашмыйлар, алар дүртенче һәм өченче урыннарны яулап, икенче ел рәттән элек күрсәткән нәтиҗәләрен расладылар.

Турнирда Чишмә, Кырмыскалы, Туймазы районнарыннан һәм Уфа шәһәреннән 6–19 яшьлек утыздан артык кеше катнашты. Һәр катнашучы ярышта дүрт төрле этап үтәргә тиеш булды.

Агымдагы елда Башкортстан Республикасында Бодибилдинг федерациясе рәисе Марат Хакимов – жюри рәисе, «Феникс» каратэ клубы тренеры Альберт Минһаҗев баш судья булды. Чараны «Бердәм Рәсәй Яшь гвардиясе»нең урындагы бүлекчәсе һәм Башкортстан Республикасында Бодибилдинг федерациясе оештырды. Шуңа күрә анда Башкортстан Яшь гвардиясенең Төбәк штабы җитәкчесе, «Идел буе федераль округ буенча Яшь гвардия» координаторы Люция Юлуеваның катнашуы очраклы түгел.

– Чара өченче ел рәттән үтә һәм анда һәрвакыт бик күп кеше катнаша. Сәламәт тормыш рәвешен һәм спортны пропагандалау һәрвакыт безнең оешмадагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Безнең максат – киләсе елда республика күләмендәге турнир үткәрү, – дип билгеләде Люция Юлуева.
Читайте нас: