Чишмэ
+22 °С
Облачно
Спорт
7 Апреля 2019, 09:17

Хезмәткә һәм оборонага әзер!

«Чишмә» спорт комплексында укучылар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенрәсәй физкультура-савыктыру фестивале булып узды.

Закир Байбурин
Фестиваль алдыннан поселокның 1нче мәктәбендә физкультура укытучыларының район семинары үткән иде. Шул мәктәп укытучысы Люция Исакова, мультимедиа техникасын кулланып үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул укучыларны ГТО сайтында теркәүне күрсәтте, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча үз ысуллары һәм ГТО нормалары тапшыру турында сөйләде. Түбәндәге саннар Люция Николаевнаның актив эшенә дәлил булып тора: аның ел саен 70–80 укучысы сайтка теркәлә һәм ГТО нормалары тапшыра.

Фестивальдә район мәктәпләреннән алты кешедән торган (өч малай һәм өч кыз) командалар катнашты. Фестивальнең бу этабында биш төр ярыш программасы булды. Команда зачетында 1нче мәктәп 1771 очко җыеп беренче урын алды, Келәш мәктәбе – икенче (1619 очко), һәм гимназия укучылары өченче булдылар (1553). Шәхси зачетта Августина Әһлиуллина, Алсу Дәүләтова, Аделина Ногманова, Елисей Шевченко, Айнур Назаров һәм Радмир Шәмсетдинов беренче урында булдылар.
Читайте нас