Чишмэ
-30 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель 2019, 18:58

Волейбол мәйданчыгы гөрләп торды

Чишмә поселогының спорт комплексында предприятиеләр һәм оешмалар командалары арасында волейбол буенча Чишмә районы беренчелеге үтте.

16 мартта ир-атлар командалары призлы урыннар алу өчен ярыштылар. Билгеле булуынча, волейбол – спортның команда белән уйный торган төре, һәм ахыргы нәтиҗә кайсы команданың бердәм булуын күрсәтә. Беренчелекне алу өчен җиңел булмаган көрәштә ДЮСШ җыелма командасы ир-атлар командалары арасында алга чыкты, гимназиячеләр икенче урын алды. Ә Алкин авыл Советы биләмәсе командасы иң көчлеләр арасында өченче урын яулады.

17 мартта волейбол мәйданчыгында хатын-кызлар уйнады, әмма ярыш үткән көндәге кебек үк кызу барды. Һәр команда җиңү теләге белән янды һәм һәр очко өчен көрәште. Нәтиҗәдә ДЮСШ – беренче, үзәк район дәваханәсе командасы икенче, ә район хакимиятенең җыелма командасы өченче урын яулады.
Читайте нас в