Чишмэ
-18 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 март 2019, 14:14

«Родник» благоварлыларны җиңде

Артур Сенников
3 мартта Благовар районының Языково авылында 15–17 яшьлек егетләр арасында шайба белән хоккей буенча 2018–2019 елгы кышкы мизгелне ябу турниры үтте.

Чишмәнең хоккей командасы «Родник» Мирный авылы урта мәктәбе һәм Языково авылы командаларын җиңеп алдынгы урынга чыкты. Шуны билгеләп үтү мөһим, Чишмә командасы тулы составта уйнамады, авырып китү сәбәпле, 12 кеше урынына алтау бардылар. Әмма бу егетләргә җиңү яуларга комачауламады.
Читайте нас в