Быел кыш карга бай булды, ә бу чаңгыга басу өчен яхшы форсат, дип уйлап ведомстводан тыш сакның Чишмә районы бүлекчәсе хезмәткәрләре чаңгы ярышлары оештырдылар.
Әйткәндәй, ведомстводан тыш сакта эшләүчеләр һәрвакыт сәламәт тормыш рәвеше алып бара.
– Безнең хезмәткәрләр даими рәвештә ГТО нормативларын тапшыруда катнашалар, ул чираттагы тапкыр аларның физик хәзерлеген тикшерү булып тора, – диде бүлекчә начальнигы Азат Халиков.