Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 март 2019, 12:33

Ир-атлар командалары арасында ярышлар

Спорт калейдоскобы

23 февральдә «Приуралье» бистәсенең хоккей тартмасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган шайба белән хоккей буенча район турниры үтте.

Ярыш йомгаклары буенча «Родник» командасы (18 яшьтән өлкәнрәкләр) иң яхшысы булды. «Родник»ның яшь командасы (2004–2005 елларда туган үсмерләр) икенче һәм «Ветеран» хоккей клубы (45 яшьтән өлкәнрәкләр) өченче урында.

* * *

Шул ук көнне 2004–2005 елларда туган үсмерләр арасында кече футбол буенча БР Мәгариф министрлыгы беренчелегенең календарь уеннары булды.

Чишмә районының ДЮСШ командасы Дәүләкән командасын 11:0 исәбе белән җиңде. Чишмә районы командасы шулай ук Бүздәк районыннан көндәшләрен 6:2 исәбе белән артта калдырды.

* * *

23 февральдә шулай ук «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында ир-атлар командалары арасында баскетбол буенча Чишмә районы чемпионаты үтте.

Уен кискен барды. Нәтиҗәдә гимназия командасы беренче, «Чишмәэнергосервис» командасы җиңүчеләргә юл куеп икенче урын яулады. Чишмә шикәр заводы командасы бу ике командадан калышып өченче урын алды. Җәмәгать туклануы комбинаты һәм Башкорт агросәнәгать колледжы командалары шулай ук иң көчле биш команда арасына керде.
Читайте нас: