Сайлап алу этабында 50дән артык яшь мәргән – тренер-укытучылар Таһир Гыйләҗетдинов, Закир Байбурин һәм Ринат Исмәгыйлевта тәрбияләнүчеләр катнашты. 2000–2004 елларда туганнар төркемендә җиңүчеләр Уфага республика ярышларына Чишмә районы вәкиле булып бардылар. Чишмәлеләр төрле төбәкләрдән килгән 100дән артык катнашучы арасында яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Камилә Мамаева мөмкин булган 400 очкодан 386ны җыеп спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Юлия Сафиуллина беренче спорт разрядын (400дән 384) үтәп, икенче урын алды. Кызларның икесе дә Т. Гыйләҗетдиновта шөгыльләнә. Хәзерге вакытта мәргәннәр 15–17 мартта Белоретта 2003 елда туган һәм яшьрәк спортчылар арасында үтәчәк чемпионатка һәм пуля белән ату буенча төбәк беренчелегенә әзерләнәләр.