Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2019, 18:41

Чишмәчә спорт шимбәсе

Чишмәдә «Рәсәй чаңгы юлы-2019» Бөтенрәсәй акциясе барышында район хакимияте башлыгы призына XXI чаңгы спорты фестивале булып узды.

Фестиваль Ватанны саклаучылар һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә багышланды.

Һава торышының җилле булуы һәм бераз кар явып торуы беркемне дә туктатмады: чаңгыларын култык астына кыстырган чишмәлеләр район Мәдәният сараена ашыктылар. Янәшәдә генә кыр кухнясы урнашкан, фестивальдә катнашучылар өчен карабодай боткасы һәм кайнар чәй әзерләнгән иде. Старт алдыннан барысы да Мәдәният сараеның тамашачылар залына җыелдылар. Фестивальдә катнашучылар алдында район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, районның спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов сәламләделәр, барысына да уңышлар теләделәр.

– Быел катнашучылар саны узган елдагыдан күбрәк күренә – 564, 2017 елда фестивальдә 386 кеше катнашкан иде, – дип билгеләде Марат Гафур улы.

Райондагы күп кенә предприятиеләр һәм оешмалардан, шулай ук мәктәпләрдән командалар килде, алар җиңү яулау теләге белән стартка бастылар. Катнашучылар арасында Черниговка авылыннан килгән Дарвин Әхмәдуллин кебек тәҗрибәле чаңгычылар да бар иде, ул өлкән яшьтәгеләрнең берсе булды.

– Мин 1941 елгы, «Рәсәй чаңгы юлы-2019» акциясендә ел саен катнашам. Өйдә тик яталмыйм, чаңгыда йөрергә яратам, – диде ул.

Район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре арасында да җитди ярыш кызды. Ел саен призлы урыннар алучы Ярми авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Хәнур Исмәгыйлев быел да финишка өченче булып килде.

– Быел чаңгыга беренче тапкыр бастым, ә элек ешрак йөри идем, – диде Хәнур Шаһинур улы.

Мәктәп стартлары ярышның иң дулкынландыргыч этабы булды. Яшь спортчыларга аларның укытучылары, тренерлары, әти-әниләре, абый-апалары көч биреп торды. Дүртенче сыйныф укучысы Ислам Карачурин өчен җанатарга апасы Ирина ире һәм баласы белән килгән иде.

– Улыбызга ике яшь, Ислам өчен җанату һәм шул ук вакытта саф һавада йөрү өчен килдек, – диде Ирина Әгъзәмова. – Энем узышканда бик дулкынландым, ярышта үзем катнашкан кебек булдым. Җанатарларның һәм чаңгычыларның дулкынлануы башкаларга да күчте.

– Тизрәк! Йөгер! Узып кит! Әйдә-әйдә, – дип аларны дәртсендереп тордылар.

Әйткәндәй, катнашучылар арасында Дурас мәктәбе укучылары да бар иде, бу команда район һәм зона ярышларында даими рәвештә призлы урыннар ала, җиңү яулый.

– Бүген ярышка безнең мәктәптән 20ләп укучы килде, – дип сөйләде өченче сыйныф укучысы Майя Исмәгыйлева. – Командада кызлар күбрәк. Ярышларда дүртенче һәм бишенче урыннар алганым бар, бүген нәтиҗәмне яхшыртырмын, дип ышанам.

Бәкәй мәктәбеннән җиденче сыйныф укучылары Линур Садыйков, Вероника Лукьянова һәм бишенче сыйныфтан Юнир Нәсибуллин килгәннәр иде. Ярышка аларны физкультура укытучысы Хәмит Габбасов әзерләгән.

Җиңүчеләр дистанцияне үтү белән бүләкләнделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр. Фестиваль моның белән генә тәмамланмады, спортчыларны шашка, шахмат, дартс һәм пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары да көтте.
Читайте нас: