Чишмэ
+11 °С
Облачно
Спорт
24 Февраля 2019, 09:41

Дураслылардан соң – калганнар

Февральдә спартакиада барышында район мәгариф оешмалары спорт клублары арасында чаңгы узышлары үтте, анда 10 команда катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярышта шулай ук төп белем бирү мәктәпләре дә катнашты.

2005–2006 елгылар төркемендә Дурас авылының «Спортландия» командасы беренче урынга чыкты, «Родник» (Калмаш һәм 4нче мәктәп) – икенче, «Феникс» командасы (Сәйран һәм Новотроицкий) өченче урында. Кече яшь төркемендә (2007–2008 елгылар) иң җитез чаңгычылар «Спортландия» командасыннан булды, «Родник» алардан бераз калышты, өченче урында – «Алмаз» (2нче мәктәп).

Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында сафарлылар иң көчле чаңгычылар булды, Новотроицкий командасы аларның үкчәсенә басып диярлек икенче һәм Дмитриевка командасы өченче килде.

Бу тәүге этап – шәхси узышлар булды. Тагын бер атнадан эстафета ярышын үткәрү планлаштырыла, ике ярышның гомуми зачеты буенча гомумкоманда урыны билгеләнәчәк.
Читайте нас