Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2019, 14:16

Безнекеләр барысы да пьедесталда!

Чишмә поселогының спорт-савыктыру комплексында күптән түгел 11–17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Кекусинкай карате буенча БР беренчелеге үтте.

Балалары өчен җанатарга гаиләләре белән килүчеләр дә булды.

– Бүген кызыбыз Анастасия катнашачак, аның өчен җанатарга килдек, – диде чишмәле Зинфира Жебелис.

– Настя гимназиядә 8Б сыйныфта укый, өч ел карате белән шөгыльләнә, ул сары билбауга ия. Бу ярышлар аның өчен зур тәҗрибә.

– Ул биредә күнекмәләрнең ничек үтүен тәү тапкыр күрүгә карате белән шөгыльләнергә теләк белдерде: бу секциягә йөрергә телим диде, – дип сүзгә кушылды картәнисе Асия Гыйззәтуллина. – Ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый, 6 медаль өй түрендә эленеп тора.

Картәтисе Галимҗан Гыйззәтуллин да өйдә калалмаган, оныгына көч-дәрт биреп тору өчен килгән.

Башкортстан Республикасында Кекусинкай карате федерациясе президенты Владимир Лобанов ярышта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, барысына да уңышлар теләде, һәм алдынгы урыннарны алучылар Идел буе федераль округ беренчелегенә сайлап алыначак, дип билгеләде. Владимир Александрович шулай ук карате федерациясенең рәсми вәкиле, Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе Советы депутаты, «Бердәм Рәсәйнең «Яшь гвардиясе»нең урындагы бүлеге буенча штаб начальнигы Альберт Минһаҗевка һәм Чишмә районы хакимиятенә чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Ярышта Уфа, Благовещен, Октябрьски, Учалы, Межгорье шәһәрләреннән, Толбазы авылыннан һәм Чишмә поселогыннан 141 кеше катнашты. Спортчылар күп булганга күрә, алышлар берьюлы ике татамида барды.

Әле тегендә, әле монда спортчыларга көч биреп, дәртсендереп торучылар ишетелде:

– Яле, бирешмә! Алга! Нык бул!

Залда ярыш рухы хакимлек итте, җиңелүчеләр күз яшьләрен тыя алмадылар, ә җиңүчеләр исә шатландылар.

– Без үзебезнең чишмәлеләрне дәртсендереп тору, ярышларның ничек узганын карау өчен шикәр заводы бистәсеннән автобус белән килдек, – дип сөйләде Зөлфия Корбанова. – Кызыбыз Диләрә сентябрьдән башлап шөгыльләнә, аңа бик ошый, өйрәнгән күнекмәләрен арытаба камилләштерергә тели.

Спортчыларның ак кимоносына япон иероглифы белән «Кекусинкай» дип чигелгән, ул «югары гаделлек җәмгыяте» дигән мәгънәне аңлата. Курткалар төрле төстәге билбаулар белән бәйләнгән, билбау – ул ирешелгәннәрнең нәтиҗәсе һәм тырышлык өчен бүләк. Беренчелектә күбесенчә зәңгәр, сары һәм әфлисун төсендәге билбауга ия булучылар катнашты.

Пьедесталга Чишмәнең 7 спортчысы күтәрелде. Камил Яхшыголов үз яшендәгеләр категориясендә (11 яшь, 35 кг кадәр) II урын, Илья Страшенко I урын алды (12–13 яшь, 40 кг кадәр), Алмаз Яхшыгулов шул ук категориядә (35 кг кадәр) өченче урында. Рафаэль Шәкүров (12–13 яшь, 60 кг кадәр) кискен алышта җиңү яулады. 12–13 яшьлек кызлар арасында (45 кг кадәр) Регина Ишмаева, ә 14–15 яшьлек кызлар арасында Анастасия Жебелис (60 кг кадәр) җиңү яуладылар.
Читайте нас: