Чишмэ
+4 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Спорт
12 Февраля 2019, 11:54
Бөтен гаилә белән – ярышка
Кышкы каникулларда поселокның спорт-савыктыру комплексында «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» дип аталган гаилә ярышлары булды.
Артур Сенников
Җыелган командалар 7–9 яшь, 10–12 яшь, 13 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр категорияләренә бүленделәр. 10–12 яшьлекләр категориясе иң күп санлысы булды, анда 8 команда иде. Составына ата-аналар һәм балалар кергән барлыгы 14 җыелма команда катнашты.
Спорт-гаилә бәйрәме бер сулышта, бик күңелле үтте. Дүрт бирем эшләргә кирәк булды, әти-әниләр һәм балалар сынаулар вакытында бер-берсен дәртсендереп, көч биреп тордылар. Ярышта шулай ук балалары социаль приютта яшәгән гаилә дә катнашты. Соңрак билгеле булуынча, ярыштан соң аның әти-әнисе балалары гаиләгә кайтсын өчен тырышлык салган. Барлык командалар грамоталар алды, Моисеевлар (7–9 яшь), Минһаҗевлар (10–12 яшь) һәм Баһаветдиновлар (13 яшь һәм өлкәнрәк) җиңү яулады.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"