Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2019, 18:00

Хоккей: «Алтын шайба» һәм киез итекләрдә уен

Чишмәлеләр буш вакытларын бик теләп хоккейда үткәрә: кемдер уенчы, ә кемдер тамашачы сыйфатында.

20 гыйнварда Чишмә поселогыннан һәм Миякә авылыннан үсмерләр командалары арасында хоккей буенча Башкортстан Республикасы чемпионатының календарь уенында безнең егетләр 4:0 исәбе белән янәдән җиңү яуладылар.

Шул ук көнне өлкәннәр командалары арасында шайба белән хоккей буенча уенда Чишмә «Роднигы» буллит буенча 5:6 исәбе белән Благовещенның «Метеор»ыннан җиңелде.

Гыйнвар ахырында 2018–2019 еллардагы мизгелдә яшь хоккейчылар арасында «Алтын шайба» клубының республика этабында финал уеннар башланды. Әлшәй районының Раевка авылында 2006–2007 елларда туган егетләрнең авыл командалары боз өстенә чыкты. Әлшәй, Балтач, Бишбүләк, Кушнарен, Уфа һәм Чакмагыш районнары командалары яшь чишмәлеләрнең көндәшләре булды. Чишмәнең «Родник» командасы көндәшләрен муниципаль дәрәҗәдә җиңеп төбәктә үтәчәк финалга чыгу хокукы алды.

19 гыйнварда, шимбә, Приуралье (Девятка) бистәсендә Кар көне уңаеннан киез итекләр киеп туп белән хоккей уены үтте. Хоккей буенча тренер Булат Нәфыйков аңлатуынча, мондый хоккей районда спортны популярлаштыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен үткәрелә. Ике команда – балалар һәм ата-аналар уйнады. Уен ахырында ачыклануынча, исәп 10:10 булды, дуслык җиңде. Әмма моңа карап беркемнең дә кәефе кырылмады, уен күңелле үтте, һәркем һәвәсләнеп уйнады.

Гыйнвар ахырында Кушнарен авылында 2004–2005 елларда туган үсмерләр катнашлыгында авыл командалары арасында «Алтын шайба» клубы хоккейчыларының республика буенча финал ярышлары үтте. 10 команда катнашты. Чишмә районы командасы лаеклы өченче урын алды.

Ә узган ял көннәрендә, 1–3 февральдә, Бишбүләк авылында БР XXVII авыл спорт уеннарының өлкәннәр катнашлыгында авыл командалары арасында шайба белән хоккей буенча тәбәк ярышлары үтте.

Беренче һәм икенче урыннар өчен киеренке көрәш барышында Чишмә командасы көндәшләргә юл куйды һәм көмеш призер булды. Әлшәй районы хоккейчылары җиңү яулады, Бишбүләк районы командасы өченче урын алды.
Читайте нас: