Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 гыйнвар 2019, 12:26

Күңелле каникуллар

Кышкы каникулларда чишмәлеләр телевизор карап диванда гына ятмыйча актив ял итүгә өстенлек бирделәр.

Закир Байбурин


5 гыйнварда спорт-савыктыру комплексы спорт залында футбол элементлары белән эстафета үтте. Анда футбол бүлеге тренер-укытучысы Азат Исмәгыйлевта тәрбияләнүче 8–15 яшьтәге 37 бала катнашты. Җиңү яулау өчен спортны ярату, буш вакытны яхшы компаниядә күңелле һәм актив итеп үткәрү теләге дә җитә, диделәр яшь футболчылар.

* * *

6 гыйнварда спорт комплексында 2004–2005 һәм 2006–2007 елларда туган кызлар командалары арасында Чишмә районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе кубогына волейбол буенча муниципальара турнир үтте. Дуван һәм Иглин районнары командалары чишмәлеләргә кунакка килде. Шуны билгеләп үтик, быел Чишмә районы кызларының ике командасы составы да (тренерлар Фәрит Гәрәев һәм Заһит Корычбаев) тулысынча яңарды һәм, тәҗрибәсез спортчылар уйнады, дип әйтергә була. Шуңа күрә өченче урын алу чишмәлеләрнең кәефен төшермәде, ә ярышлар тәҗрибәлерәк көндәшләр белән көч сынашу өчен бик яхшы сәбәп булды.

* * *

ДЮСШның шахмат классы да буш тормады. Биредә тренер-укытучы Фәрит Нуриевта тәрбияләнүче төрле яшьтәге кырык уенчы арасында шахмат турниры үтте. Кирилл Емец һәм Валерия Латыйпова (2005–2006 елгылар), Әскәр Нуриев һәм Зарема Салихова (2007–2008), Динар Шәрипов һәм Рената Бикмурзина (2009–2010), Глеб Воробьев һәм Эмилия Вәлишина (2011 елгылар) үзләренең яшь категорияләрендә беренче урын алдылар.

* * *

Хоккей сөючеләр дә үзләренә шөгыль тапты. 2 гыйнварда ДЮСШда тәрбияләнүчеләр һәм теләге булган һәркем Чишмәдә Приуралье бистәсенең боз мәйданчыгында үткән хоккей фестивалендә катнаша алды. Анда катнашучыларга бозда «елан», «сигезле», арка белән хәрәкәтләнү кебек элементлар башкаруда осталыкларын күрсәтергә туры килде. Тимераякта хәтта аркан да тартыштылар! 3 гыйнварда бозда гаилә командалары ярышты. 9 гыйнварда Приуралье шугалагында Чишмә һәм Благовар районнарының 2002–2004 елгы спортчыларының җыелма командалары очрашты. Уен хуҗалар файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды.
Читайте нас: