Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2019, 11:37

Йөзү: чишмәлеләр уңышлы чыгыш ясадылар

Узган ел ахырында Кушнарен авылында үткән йөзү буенча БР беренчелегендә Чишмә йөзүчеләре уңышлы чыгыш ясадылар – 15–16 яшьтәгеләр төркемендә җыелма команда җиде район арасында беренче урын яулады, шулай ук 2004–2005 елгылар төркемендә чишмәлеләр тугыз район арасында хөрмәт пьедесталында булды. Калган ике яшь төркемендә безнең йөзүчеләр дүртенче урыннарны алдылар.

2019 елның 9 гыйнварында спорт-савыктыру комплексында Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча ачык шәхси муниципальара турниры үтте. ДЮСШның «Йөзү» бүлегендә тәрбияләнүчеләрдән тыш, Уфадан «Восток» һәм «Айсберг» командалары, барлыгы 69 спортчы катнашты. 15 кеше – 3нче, 28 кеше – 2нче, 9 йөзүче үсмерләр арасында 1нче спорт разрядларын һәм өч кеше зурлар арасында 3нче спорт разрядын үтәде һәм раслады.
Читайте нас: